2025 елның 29 маенда Баулы муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов "Баулы урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесендә үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрде. Техникага техник карау уздырганда тормоз системасын, руль идарәсен, тышкы яктылык приборларын, пыяла чистарткычларны, пыяла юдырткычларны, двигательләрнең торышын һәм конструкциянең башка элементларын, шулай ук аптечкалар һәм ут сүндергечләрне тикшерүгә аерым игътибар бирелде.
Барлык 6 үзйөрешле машина да тиешенчә әзерләнгән һәм техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Шулай ук милекчедә 6 берәмлек эксплуатацияләнми, консервациядә тора.
Барлык машина йөртүчеләр белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, шулай ук «gosuslugi.ru» сайты аша хезмәтләр алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.