Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре үзйөрешле техниканы күзәтү өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

2025 елның 27 маенда Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләрен «Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек өлкәсендә актуаль мәсьәләләр» программасы буенча укыту тәмамланды.

Квалификация күтәрү курсы Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында оештырылды. Укуларда республиканың төрле районнарыннан 22 белгеч катнашты.

Программа үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләүне регламентлаштыручы законнардагы соңгы үзгәрешләрне өйрәнүне, шулай ук техник карауның заманча методлары буенча гамәли дәресләрне үз эченә алды.

«Безнең хезмәткәрләрнең квалификациясен даими күтәрү – үзйөрешле техниканың техник торышы өлкәсендә нәтиҗәле дәүләт күзәтчелегенең төп факторларының берсе. Тиешле техник күзәтчелекне тәэмин итеп, без техниканы эксплуатацияләү куркынычсызлыгына, экологик хәлгә һәм, иң мөһиме, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясыйбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов.

Программаны үткәрү барышында норматив-хокукый базадагы төп үзгәрешләр каралды, техник карауның инновацион методлары турында фикер алыштылар, практикадагы катлаулы очракларны анализладылар һәм типик проблемаларны хәл итүдә бердәм алымнар эшләделәр.

Уку йомгаклары буенча барлык катнашучылар да дәүләт үрнәгендәге квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар һәм үз вазыйфаларын башкаруга яңартылган белем һәм компетенцияләр белән әйләнеп кайтачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International