Яңа Чишмә районының өч авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм тракторларына техник тикшерү үткәрелде.
ТК үткәрү барышында узган елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы, тапшырылган машиналарның техник торышы тикшерелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.