2025 елның 26 маенда «Александров коммерция берләшмәсе» ҖЧҖ һәм «Мөхәммәтшин» КФХ хуҗалыгында техник караулар узды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов, физик затлар һәм оешмаларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына 2025 елда еллык техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, техника хуҗалары янына чыкты. Карау барышында 22 үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар да тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника техник карауны уңышлы узды һәм милекчеләр техник карау узу турында таныклык алачак.
Тикшерү барышында тракторчы-машинист таныклыгында рөхсәт билгеләре булуга, үзйөрешле машиналарның барлык узелларының төзеклегенә, дарулар һәм янгын сүндергечләр булуына аерым игътибар бирелде. Үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатация кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Халыкка хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.