Тәбрикләү

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үзенең һөнәри бәйрәмен – Хезмәтнең оешу көнен билгеләп үтә.

Татарстан Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны бәйрәм белән котлады. Ул аларның кешеләрнең иминлеген тәэмин итүгә һәм техниканы һәм аттракционнарны эксплуатацияләгәндә законлылыкны саклауга юнәлдерелгән эшенең мөһимлеген ассызыклады.

 

Хөрмәтле дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасында дәүләт техник күзәтчелеге хезмәте оешу көне белән котлыйм!

Безнең хезмәт техниканы имин эксплуатацияләүне тәэмин итүдә, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауда мөһим роль уйный. Сезнең профессиональлек, эшкә җаваплы каравыгыз һәм армый-талмый контрольдә тотуыгыз нәтиҗәсендә республиканың барлык тармакларында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләүнең техник дисциплинасы һәм культурасы күтәрелә.

Бүген Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте – ул бердәм һәм эшкә сәләтле профессионаллар командасы, алар һәрвакыт югары квалификациясе һәм бай тәҗрибәсе, үз эшләрендә принципиаль һәм җаваплы булулары белән аерылып торды.

Тәҗрибәләре һәм белемнәре Татарстан дәүләт техник күзәтчелек эшен алга таба камилләштерү өчен нигез булган хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм.

Барлык хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри уңышлар һәм Татарстан Республикасы һәм бөтен Россия хакына яңа казанышлар телим! 

 


Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе
А.Ш. Борһанов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International