2025 елның 22 маенда Түбән Шүләңгер һәм Келәүш авыл җирлекләре физик затларының үзйөрешле техникасын техник карау узды.
Тикшерүгә 35 берәмлек техника күрсәтелде. Милекчеләргә тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру кагыйдәләре һәм тәртибе турында аңлатылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Әлеге авыл җирлекләре башлыкларының техник тикшерүләрне оештыруда актив ярдәм итүләрен билгеләп үтәсе килә.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.