2025 елның 22 маенда Арча муниципаль районының Иске Кырлай авыл җирлеге торак пунктларында, Мәтәскә, Мөндеш һәм Иске Кырлай авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналары һәм аларның тагылмалары техник яктан тикшерелде.
Техник карау өчен барлыгы 58 берәмлек техника тапшырылды, шуларның 3се билгеләнгән таләпләргә туры килми иде, калганнарына якындагы көннәрдә техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.