2025 елның 21 маенда П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенең Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы филиалында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге белән берлектә, авыл хуҗалыгы җитештерүенең «С», «D» категорияле тракторчы-машинисты һөнәренә укыган студентлардан имтихан алынды.
Имтихан 3 этапта үтте – юл йөрү кагыйдәләре теориясе, куркынычсыз эксплуатация теориясе һәм практик яктан – Беларус МТЗ «1221.2» һәм Т-150К тракторында йөртү күнекмәләре.
39 укучының 1се эксплуатация буенча имтиханның теоретик өлешен һәм 1се практик өлешен тапшырмады, 2се имтиханга килмәде. Кабат имтихан 28.05.2025 көненә билгеләнде. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын арада, гариза биргәннән соң, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.