2025 елның 21 маенда Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «Баһира» ҖЧҖ хезмәткәрләренең «Е» Һәм «F» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Таныклык алу өчен имтихан тапшыруга 18 кеше гариза биргән иде, шуларның 13е барлык сынауларны уңышлы уздылар. Кабат имтиханнар 7 көннән соң үткәреләчәк.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.