Сарман муниципаль районы торак пунктларында техник карау уздырылды

2025 елның 23 мае, җомга

2025 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге Сарман муниципаль районының Илексаз һәм Мортыштамак торак пунктларында физик затларның үзйөрешле техникасына техник тикшерү уздырды.  

Техник тикшерүгә 12 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында үзйөрешле техниканың техник торышы тышкы яктырткыч приборларның төзеклегенә, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектланганлыгына, теркәү документларының һәм тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыкларының булуына тикшерелде. Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Рәшит Кирамов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International