2025 елның 21 маенда, техник карауларны уздыру графигы нигезендә, Арча муниципаль районының Урта Курса, Курса-Почмак, Сеҗе һәм Сикертән авыл җирлекләрендә шәхси затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник тикшерү үткәрелде.
Карау өчен 63 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына; медицина ярдәме чараларына, янгын сүндергечләргә, теркәү документларына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча һәркемгә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.