2025 елның 23 маенда Казаклар авыл җирлегенең шәхси хуҗалары тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү үткәрделәр. Барлыгы 12 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Чара барышында аларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.