Бүген 2025 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районына килде, анда ул шәхсән үзе яңа уку сыйныфын, "Белем" ҖЧҖ уку йортын карады. Әлеге сыйныфта укуның теоретик өлеше узачак. Бина техник белгечлекләр өчен уку процессын оештыруга карата заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылган.
Альберт Шамил улы шулай ук укуларның практик өлеше узачак мәйданчыкны да карады. Альберт Шамил улы тракторчы-машинистларны сыйфатлы әзерләү һәм Татарстан Республикасының барлык профильле уку йортларында белем бирү стандартларын төгәл үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.
Бу визит тракторчы-машинистларның һөнәри әзерлеге сыйфатын тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең системалы эшен раслый.