Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2025 елның 23 мае, җомга

2025 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында алты гражданин төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итте, шул исәптән  үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, шулай ук килүче хезмәткәрләр өчен тракторчы-машинист таныклыкларын рәсмиләштерү һәм алмаштыру буенча да.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, шулай ук дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International