Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

2025 елның 21 маенда, еллык техник карауны уздыруның расланган графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге Олы Җәке авылының Олы Җәке авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрде.  Карау өчен 12 берәмлек үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар тәкъдим ителде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 11 берәмлеккә техник тикшерү узу турында таныклык бирелде, 1 берәмлеккә ачыкланган хокук бозулар күрсәтелгән техник тикшерү акты төзелде.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International