Расланган техник карау графигы нигезендә, 2025 елның 21 маенда Алексеевск районының «Биләр урман хуҗалыгы» ТР дәүләт бюджет учреждениесендә үзйөрешле машиналарга еллык техник карау үткәрелде.
Техник карауга 8 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында аларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде. Техник тикшерү үткәргәндә машиналарның куркынычсызлык таләпләренә – тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә, тагылмаларда саклагыч чылбырларның (тросларның) булуына, шулай ук машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, машина йөртүченең тиешле рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булуына аерым игътибар бирелде, тәүлекнең караңгы вакытында техникадан имин файдалану мәсьәләләре каралды, шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Әгъләм Тукмаков – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.