Әгерҗе муниципаль районында физик затларга теркәлгән техниканы техник яктан карау

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

2025 елның 21 маенда Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе килештергән техник караулар үткәрү графигы буенча Күләгәш, Бима һәм Пеләмеш авыл җирлекләрендә физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник карау уздырылды. Барлыгы 32 берәмлек техника тәкъдим ителде, алар барысы да техник карауны уңышлы үттеләр һәм тиздән техник карау узу турында таныклык алачаклар. Чараларда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнаша. Һәр торак пунктта, техниканы тикшергәннән соң, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

      

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International