Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

2025 елның 20 мае, сишәмбе

2025 елның 20 маенда «Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺБУ базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов катнашында «А1, А2, А3, В, С, Д, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар үткәрелде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Гариза биргән 23 кандидатның 1се килмәде, 6 укучы имтиханны тапшырмады.  Калганнар барысы да имтиханны уңышлы тапшырдылар.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International