Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 19 маенда Арча районының Яңа Кишет авылында Яңа Кишет авыл җирлегендә шәхси затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 30 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә иде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.