Актаныш муниципаль районының авыл җирлекләрендә техник тикшерүләр дәвам итә

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Актаныш муниципаль районының авыл җирлекләрендә шәхси затларның тракторларын һәм тагылмаларын техник яктан тикшерәләр. Соңгы атнада Әтәс, Пучы, Чалманарат, Уразай, Иске Кормаш, Иске Сәфәр, Чуракай һәм Югары Яхшый авыл җирлекләрендә техник караулар үткәрелде. 200 берәмлектән артык техника каралды.

«Корыч атлар»ның күпчелек хуҗалары әзерлек эшләренә намус белән караган һәм аерым шелтәләр белдерелмәде. Алдан игълан ителгәнчә, милекченең яшәү урыны буенча техник тикшерүләр үткәрелде.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International