Лениногорск муниципаль районында физик затларның тракторларын техник яктан карау

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районының авыл җирлекләрендә, дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең расланган эш планы нигезендә, агымдагы елның 5-22 маенда физик затларның техникасына ел саен уздырыла торган техник тикшерү уздырыла.

Техник карау уздыру барышында техника документлары, документта күрсәтелгән номер агрегатларының туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы, ОСАГО полисы тикшерелә, шулай ук машинаның һәм тагылманың техник торышы куркынычсыз эксплуатация һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә җавап бирү-бирмәве бәяләнә.

Узган техник караулар нәтиҗәләре буенча тракторлар һәм тагылмалар хуҗаларына техник карау узу турында таныклыклар языла, җитешсезлекләре булган техникага аларны бетерү өчен срок куела һәм кабат карау датасы билгеләнә.

Үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар хуҗалары ел саен үз техникаларына техник карау үткәрергә тиеш. Аларга уңайлы булсын һәм әлеге чараны оешкан төстә уздыру өчен һәр ел башында инспекторның графикта күрсәтелгән урынга чыгып, оешмаларга һәм физик затларга караган техникага техник караулар үткәрү графигы төзелә һәм раслана. Авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнары алдан ук хуҗаларга үткәрелә торган чараның датасы һәм вакыты турында хәбәр итә.

Техниканы ышанычлы файдалану һәм аны рөхсәт документлары белән комплектлау өчен дәүләт техник күзәтчелек хезмәте хуҗаларны «тимер ярдәмчеләрен» вакытында тикшерүгә бирергә чакыра.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International