Расланган техник карау графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге 16 майда Городище авыл җирлегенең шәхси хуҗалары тракторларына һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрде. 24 берәмлек техника карау өчен тәкъдим ителгән иде, 22 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды.
19 майда Олы Аксу авыл җирлегенең шәхси хуҗалары тракторларны һәм тагылмаларны күрсәттеләр, 30 берәмлек техника күрсәтелде, 27 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды.
Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау кагыйдәләренең 15 пункты нигезендә, техник карау акты рәсмиләштерелгән машина кабат техник карау узарга тиеш. Техник карау акты рәсмиләштерелгән көннән алып 20 көн эчендә машинаны кабат техник карау узу өчен тәкъдим иткәндә, машинаның техник торышы әлеге актта күрсәтелгән машина параметрларына карата гына тикшерелә.
Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Шулай ук терлек азыгы әзерләгәндә тагылмалы тракторларны һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды, тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.