Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

2025 елның 19 маенда, эш графигы нигезендә, Зеленодольск шәһәрендә «ПОЗИС» АҖ базасында техник карау уздырылды. Теркәлгән 24 берәмлек арасыннан техник карау өчен 19 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. 18 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Тышкы яктылык приборларының төзексезлеге өлешендә ачыкланган хокук бозулар буенча бер техник карау акты бирелде.  Хәзерге вакытта, график буенча, техник карау Зеленодольск шәһәренең башка сәнәгать предприятиеләрендә дә дәвам итә.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International