Татарстан Республикасы Питрәч районы авыл җирлекләрендә техник карау уздыру

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

2025 елда техник тикшерүләр уздыруның план-графигы нигезендә, агымдагы елның 16 маенда Чыты һәм Татар Казысы авыл җирлекләрендә шәхси хуҗаларга караган тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар техник тикшерүгә тәкъдим ителде. Тикшерү барышында 32 трактор һәм тагылма тикшерелде.

Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышына – тормозлар, тавыш сигналы, руль идарәсе, ут приборлары төзеклегенә, трактор-тагылманың иминият берләшмәләре булуына һәм аларның төзеклегенә игътибар бирелде, шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе, теркәү документларында тәкъдим ителгән номерлы агрегатлар белешмәләренең бер-берсенә туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре булуы тикшерелде. 

Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

 

        Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International