Арча муниципаль районында азык җыю эшләрен уздыру өчен техниканың әзерлеге тикшерелде

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

2025 елның 14-15 маенда комиссия Арча районы техникасының терлек азыгы әзерләүгә әзерлеген тикшерде, комиссия составында Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары И.Ф.Шәрәфиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Ф.Хәбиров, район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов, механизация буенча консультант М.Г.Шәйнуров, терлекчелек буенча консультант Р.Р.Хәйретдинов һәм урыннарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләр катнашты. «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖендә азык җыю техникасын кабул итүдә Арча районы җитәкчесе А.Г.Хисаметдинов катнашты.  Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләүгә әзерлегенә бәя бирелде. Нигездә тикшерелгән предприятиеләр терлек азыгы әзерләү эшләренә әзер. Шулай ук бетерү өчен җитешсезлек урыннары да күрсәтелде. Терлек азыгы җыю техникасына күрсәтмәле техник карау уздырылды.

Комиссия сусыл азык, печән һәм сенаж–силос траншеялары әзерләү машиналары комплексының әзерлеген тикшерде. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешенә, азык җыю техникасының куркынычсыз эксплуатацияләнүенә, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырылуга, техник документацияне исәпкә алу һәм алып бару эшләренә махсус игътибар бирелде.

Әзерлекне бәяләү йомгаклары буенча алдынгылар билгеләнде: беренче урында – «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ, икенче урында – «Яңарыш» АФ» ҖЧҖ, өченче урында – «Казанка» агрофирмасы.

 

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International