Әтнә муниципаль районында терлек азыгы җыюга әзерлек буенча конкурс

2025 елның 16 мае, җомга

2025 елның 16 маенда Әтнә районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы урынбасары И.Ф. Шәрәфиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының цифрлаштыру секторы мөдире Н.В.Ефимова, Әтнә районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Т.А.Баязитов, районның АСК предприятиеләренең терлек азыгы җыю буенча алда торган эшләргә әзерлеген тикшергән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия эшләде. Комиссия эшендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты.

Хуҗалыкларны йөреп чыкканда азык җыю һәм транспорт техникасы, силос траншеялары һәм азыксаклагычлар, кадрлар белән тәэмин ителеш, хуҗалыкларда хезмәтне саклау торышы тикшерелде. Комиссия районның әзерлеген яхшы бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Таң» АХҖК алды, икенче урынны – Ленин исемендәге АХҖК, өченче урынны Фәйзи Галиев исемендәге АХҖК алды.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International