Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 15 маенда Үрнәк авыл җирлегендә Казанбаш, Пошалым һәм Лесхоз авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарыа һәм тагылмаларына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 49 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә иде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.