Балтач муниципаль районында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды

2025 елның 16 мае, җомга

Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды.  Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты белгече, әйдәп баручы белгеч Шәрәфиев Инсаф Фәрит улы, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм консультантлары, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге башлыгы эшләде.

Конкурс комиссиясе районның сигез алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды, азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылмалы чапкычларны һәм башка техниканы карады. Шулай ук комиссия әгъзалары амбарларның торышын, сенаж-силос траншеяләренең, машина-трактор паркларының әзерлеген һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр. Хуҗалыкларда булганнан соң, белгечләр техник мәсьәләләрнең киң колачы, шулай ук хезмәтне саклау таләпләре һәм игенчелек буенча чаралар үтәлеше белән таныштылар. Таләпләргә ярашлы рәвештә, бүгенге көндә үзйөрешле азык җыю техникасы һәм тагылмалар сезонлы техник хезмәт күрсәтүне, дәүләт техник каравын үтәргә, тиешле эстетик күренешкә ия булырга һәм тикшерүгә тапшырылырга тиеш. Кабул итүдә катнашучылар техника эшләгәндә янгын куркынычсызлыгына да игътибар иттеләр. Хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Балтач районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү сезонына әзерлеге шактый югары бәяләнде.  Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен баллар системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Кызыл юл» АХҖК алды, икенче урынны – «Труд» ҖЧҖ, өченче урынны «Якты юл» ҖЧҖ алды.

 

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International