2025 елның 16 маенда Олы Битаман авыл җирлегенең шәхси хуҗалардагы тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү үткәрелде. Барлыгы 30 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Чара барышында аларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде. Тикшерү чараларын уздырганнан соң катнашучыларга техниканы имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.