2025 елның 15 маенда Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс узды. Комиссия «Көньяк Әлки» ВЗП, «Хузангай» ҖЧҖ, «Үзәк Әлки» ВЗП хуҗалыкларында булды.
Карау барышында азык җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеге, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Янгын куркынычсызлыгына һәм куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.