Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Ташбилге авылларында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды

2025 елның 16 мае, җомга

2025 елның 13 һәм 14 май көннәрендә Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Ташбилге авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү үткәрелде. Карау өчен барлыгы 107 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының,  яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмавына игътибар бирелде.

Үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International