Зеленодольск муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс

2025 елның 16 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» боерыгы нигезендә 2025 елның 15 маенда Зеленодольск муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.

Конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек белгечләре, шулай ук АСК хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында район хуҗалыкларын карап чыктылар. Комиссия эш барышында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлеген, машина-трактор паркларында һәм терлекчелек комплекслары территорияләрендә тәртип урнаштыруны бәяләде. Азык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым басым ясалды, комбайннарны гомуми файдаланудагы юлларда йөртү мәсьәләләре каралды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ алды, икенче урынңа – «Тауиле» АХҖК, өченче урынны «Ахунов» КФХ алды. 

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International