Бөгелмә муниципаль районында азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс-кабул итү

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бу елның 15 маенда Бөгелмә районы буенча АСК хуҗалыклары арасында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2025 елда азык әзерләүгә әзерлеге буенча конкурс уздырылды. Тикшерү барышында Ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелегенең Түбән Кама территориаль  бүлеге башлыгы А.Н.Галимуллин, «ТатАгролизинг» акционерлык җәмгыяте баш инженеры Р.М.Гыймадиев составында комиссия катнашты. Муниципаль район ягыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлов, механизация буенча консультант А.А.Сазонова, терлекчелек буенча консультант О.А.Пастухова, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А.Попов катнашты. Конкурска районның агросәнәгать комплексының 3 алдынгы хуҗалыгы килгән иде. Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 100 баллы система буенча бәяләде. Нәтиҗәдә, җыелган баллар суммасы буенча «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ лидер дип танылды.           

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International