Әтнә муниципаль районында азык әзерләү техникасына техник карау уздырылды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

2025 елның 13-14 маенда Ленин исемендәге «Таң» АХҖК, «Кушар» АХҖК һәм Әтнә районының Фәйзи Галиев ис. АХҖК хуҗалыкларында терлек азыгы җыюда катнашачак үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Азык әзерләүнең сыйфаты һәм вакыты күп очракта техниканың торышына бәйле һәм районда һәрвакыт бу мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Бу хуҗалыкларда техник карау өчен барлыгы 7 берәмлек төрле модификациядәге «MACDON» үзйөрешле чапкыч, 8 берәмлек төрле модельдәге «JAGUAR» азык җыю комбайны тәкъдим ителде. Барлык техника яхшы әзерләнгән, янгын сүндергечләр һәм башка инвентарь белән тәэмин ителгән, техник карау үткәрү кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә. Әлеге техникаларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Башка хуҗалыкларда азык җыю техникасын техник карау дәвам итәчәк.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International