Арча муниципаль районында шәхси затларныкы булган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 14 маенда Шушмабаш авыл җирлегендә Арча районының Шушмабаш, Носы һәм Сәрдәбаш авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында 72 берәмлек техника тикшерелде, аларның 2се техник тикшерү таләпләренә туры килми иде, калганнары якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачак.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International