Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы сәнәгать предприятиеләрендә техник тикшерүләр уза

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

2025 елда техникага техник караулар уздыру графигы нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары белән расланган Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре, «Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында» 02.07.2021 ел, №297-ФЗ федераль закон нигезендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге Питрәч районы территориясендә эшчәнлек алып баручы сәнәгать предприятиеләренә карата техник тикшерүләр үткәрүне дәвам итә.

2025 елның 14 маенда Питрәч муниципаль районында «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖнең Питрәч филиалында үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналар һәм тагылмалы тракторларга техник тикшерү уздыруның расланган графигы нигезендә техник тикшерү уздырылды.                                                                                                                             

Әзерлек сызыгына 10 трактор, юл-төзелеш техникасы һәм компрессор куелган иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Шулай ук үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләү, махсус электр җиһазларының төзеклеге буенча әңгәмә үткәрелде. Тәкъдим ителгән техника техник тикшерүгә югары дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килә иде.  Техник карау нәтиҗәләре буенча 1 акт төзелде.                                                                                                            

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International