2025 елның 13 маенда составына ике торак пункт кергән Матак авыл җирлегендә шәхси хуҗаларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү уздырылды. Мунчалы авылында – 16, Матак авылында 18 берәмлек техника карау өчен тәкъдим ителде.
Шәхси хуҗалар ел саен техниканы техник карау өчен актив тәкъдим итәләр.
Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
33 берәмлек техника карауны уңышлы узды, 1 техник карау акты рәсмиләштерелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Шулай ук терлек азыгы әзерләгәндә тагылмалы тракторларны һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды, тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.