2025 елның 14 маенда Апас муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК механизациясе хезмәте бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Шәрипов Р.Т., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гыйсмәтов Р.Р., районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Солтанбәков И.Ф. кергән комиссия районның 4 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар. Комиссия терлек азыгы җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен баллар системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Табар» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Ибраһимов һәм К» АХП ҖЧҖ, өченче урында – «Нур» АХП» ҖЧҖ һәм «Апас-Мол» ҖЧҖ.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.