Расланган техник карау графигы нигезендә, 2025 елның 13 маенда Алексеевск районының Лебедино авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга еллык техник карау үткәрелде.
Техник карауга 20 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында аларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.