Апас муниципаль районында «МТК «Ак Барс» ҖЧҖдә терлек азыгы әзерләү техникасына техник карау уздырылды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

2025 елның 13 маенда «МТК «Ак Барс» ҖЧҖдә азык әзерләү техникасына техник карау үткәрелде.

Компания 7 берәмлек азык әзерләү техникасын тәкъдим итте. Һәр техника ике механизатор белән тәэмин ителгән. Тикшерү вакытында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары тикшерелде. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина даруханәләре белән җиһазландырылган.

Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International