2025 елның 13 маенда Биектау муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс узды. Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәүче белгече И.Ф.Шәрәфиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.З.Кәримов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы А.А.Хаҗиәхмәтов кергән комиссия районның 7 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.
Карау барышында азык җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеге, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен баллар системасы буенча бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Битаман» ҖЧҖ алды, икенче урында — «Татарстан» АФ ҖЧҖ, өченче урында — Хәмдиев КФХ һәм «Красная Заря» ҖАХК.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.