Район хуҗалыкларында азык әзерләүгә әзерлек көннән-көн көчәя бара. Кырчылык кампанияләре арасында ул, мөгаен, иң озын вакытлысыдыр, аның циклы июньнән октябрьгә кадәр дәвам итә. Менә бүген дә безнең аграрийлар азык запаслары, аларның сыйфаты турында кайгырталар. Чөнки бу – терлекчелек тармагындагы уңышның төп өлеше, димәк, хуҗалыкның финанс иминлеге дә.
2025 елның 12 маенда Балык Бистәсе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында конкурс узды. Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рәфил улы җитәкчелегендәге комиссия районның сигез хуҗалыгына күчмә тикшерү уздырды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Кулон-Агро» ҖЧҖ – беренче, «Арыш-Агро» ҖЧҖ – икенче һәм «Кама-Агро» ҖЧҖ өченче урынны алды.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.