Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 12 маенда Арча районының Апаз авыл җирлегендә Апаз һәм Хәсәншәех авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник яктан карау узды. Тикшерү барышында 39 берәмлек техника каралды, аларның 1се техник карау таләпләренә туры килми иде, калганнары якын көннәрдә техник карау узу турында таныклык алачак.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.