Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Иске Алпар, Борискино, Яңа Үргәгар, Иске Камка авылларында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

2025 елның 7 һәм 12 маенда Иске Камка, Иске Алпар, Борискино һәм Яңа Үргәгар авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрелде. Барлыгы 73 берәмлек техника карау өчен тәкъдим ителде, 68 берәмлек техник карауны уңышлы узды. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының,  яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмавына игътибар бирелде.

Үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International