Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

2025 елның 12 маенда, эш графигы нигезендә, А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы базасында техник карау уздырылды. Теркәлгән 24 берәмлек арасыннан 23 берәмлек үзйөрешле техника техник карау өчен тәкъдим ителде. 21 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча тышкы яктылык приборларының төзексезлеге өлешендә 2 техник тикшерү акты бирелде.  Хәзерге вакытта, график буенча, техник карау Зеленодольск шәһәренең башка сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International