Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Түбән Ушма һәм Югары Ушма авылларында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

2025 елның 7 маенда Түбән Ушма һәм Югары Ушма авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Барлыгы 49 берәмлек техника карау өчен тәкъдим ителде, 43 берәмлеге техник карауны уңышлы узды. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының,  яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмавына игътибар бирелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм арбалары булган тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.  Техниканы тәүлекнең караңгы вакытында эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелә.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International