Быелның 7 маенда «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалының «Чирмешән» ЮРТИ ел саен үткәрелә торган техник тикшерү уздырылды. Техник карауга 15 берәмлек техника күрсәтелде. Барча техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм барысы да техник карауны уңышлы узды. Техние карау уздыру барышында техниканың тышкы кыяфәтенә, теркәлү документлары, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, дәүләт теркәве тамгасы булу-булмауга, машина агрегатлары номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә, машиналарның техник торышына туры килү-килмәвенә зур игътибар бирелде.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.