2025 елның 7 маенда, техник карау үткәрү графигы нигезендә, Тирсә авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм аларга тагылмаларга техник карау узды. Барлыгы 27 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның барысы да техник тикшерүне уңышлы уздылар һәм тиздән техник карау узу турында таныклык алачак. Шулай ук техниканы тикшергәннән соң, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.