«ТАТНЕФТЬ» ГАҖ Җәлил технологик транспорт идарәсе АТП техник карау уздырылды

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

2025 елның 7 маенда «ТАТНЕФТЬ» ГАҖ Җәлил технологик транспорт идарәсе АТП техник карау уздырылды.

Техник карау өчен барлыгы 31 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тәкъдим ителгән техниканың 28 берәмлеге яхшы әзерләнгән, эксплуатацияләү кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә һәм әлеге техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

    

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International