Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы авыл җирлекләрендә техник карау уздырылды

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

2025 елда техник тикшерүләр уздыруның план-графигы нигезендә, агымдагы елның 5 маенда Күн һәм Әлбәдән авыл җирлекләренең шәхси трактор, үзйөрешле машина һәм тагылма хуҗалары 28 берәмлек техникаларын техник тикшерүгә тәкъдим иттеләр.

Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышына – тормозлар, тавыш сигналы, руль идарәсе, ут приборлары төзеклегенә, трактор-тагылманың иминият берләшмәләре булуына һәм аларның төзеклегенә игътибар бирелде, шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе, теркәү документларында тәкъдим ителгән номерлы агрегатлар белешмәләренең бер-берсенә туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре булуы тикшерелде. 

Техник карау нәтиҗәләре буенча, ачыкланган хокук бозулар буенча техник карауның 2 акты төзелде.

Техник тикшерү узганнарга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International